Кукмара районын тикшерү барышында Лубян авыл җирлегенең Лубян авылында хокук бозу очрагы ачыкланды. Нагорная урамындагы 12 нче йорт янында Төньяк идарә инспекторлары биналарны җимерүдән һәм сүтүдән калган калдыклар чүплеген таптылар. Хокук бозу мәйданы 100 кв.м тәшкил итә.
Кукмара районының Лубян авыл җирлеге башкарма комитетына чүплекне бетерү юлы белән хокук бозуны бетерүгә дәгъва юлланды. Дәгъва алынганнан соң 30 көн узгач, чүплек ирекле рәвештә бетерелмәгәнлектән, Төньяк идарә Кукмара район судына табигатьне саклау законнарын бозуларны бетерү турында дәгъва гаризасын әзерли.