Киекле авылында табылган чүплек бетерелде. Хокук бозу Нурлат районын мониторинглау барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан ачыкланган иде. Калдыкларны урнаштыру мәйданы – 120 кв.м, чүплек күләме 72 куб.м тәшкил итә иде.
Нурлат районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмуга юл куймау турында кисәтү бирелде. Бүгенге көндә территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.