Саба районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Көек авылында берьюлы ике хокук бозу очрагын ачыкладылар. Урында экологлар рөхсәт документациясеннән башка Мишә елгасы үзәнен күмү эшләрен алып барган махсус техниканы таптылар. Шулай ук инспекторлар тарафыннан су саклау зонасында туфрак өемнәрен җыю һәм урнаштыру очрагы да ачыкланды.
Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә нигезендә, җир кишәрлегенең хокук иясе катнаш авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче оешма. Прокурор чараларын күрү өчен, барлык материаллар Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелде.