Чаллы мәктәпкәчә яшьтәге балалары диңгез имезүчеләре тормышы турында белделәр

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Кама буе идарәсе инспекторлары 7 нче «Рябинушка» балалар бакчасында дельфиннар һәм китларга багышланган мавыктыргыч дәрес үткәрделәр.

Балалар гаҗәеп океан дөньясы белән таныштылар, диңгез имезүчеләренең төрләрен һәм тереклек үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Экологлар шулай ук ни өчен бу затларны яклауның мөһим булуы һәм аларның планета экосистемасында нинди роль уйнаулары турында да сөйләделәр.

Дәреснең үзәк өлеше интерактив уен булды, анда һәркем диңгез фаунасы турында белгәннәрен сөйли алды. Балалар әйләнә-тирә мохиткә кызыксыну күрсәтеп, белемнәре белән актив уртаклаштылар.

Чара физик активлык белән тәмамланды. Балалар төрле диңгез хайваннарының хәрәкәтләрен сурәтләделәр, инспекторлар белән бергә гимнастика күнегүләрен кабатладылар.

Бүләккә балалар Экология министрлыгыннан буйый торган танып белү китапларын алдылар.

Дәрес балаларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International