Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 3568 мөрәҗәгатьнең 3160ын экологлар карап хәл иттеләр.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1601 хәбәр килгән, 1069 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 801 мөрәҗәгать теркәлгән, 97се - «ПОС» кире элемтә платформасында.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1830 хәбәр (шуларның 1069ы «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына карата 557 тапкыр, су сыйфатына карата 395 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 786 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, әгәр сез табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуларга тап булсагыз, мөрәҗәгатьләрне экологик кабул итү системасына әлеге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov