Минерал-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгына күпьеллык намуслы хезмәте өчен Экология министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Башка эшкә күчү сәбәпле, Минерал-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Вячеслав Долговка Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Документта аның күпьеллык намуслы хезмәте, әйләнә-тирә мохитне саклауга, җир асты байлыкларын өйрәнүгә һәм республиканың минерал-чимал базасын торгызуга керткән өлеше билгеләп үтелә. Рәхмәт хатын экология министры Александр Шадриков тапшырды.

Министрлык коллективы Вячеслав Анатольевичка яңа эш урынында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International