17-19 сентябрьдә Казан KAZAN DIGITAL WEEK-2025 халыкара форумында катнашучыларны каршы алачак. Форум дөнья лидерларын, тикшеренүчеләрне һәм новаторларны белем алмашу, алдынгы чишелешләрне алга җибәрү һәм ясалма интеллект өлкәсендә глобаль партнерлык булдыру өчен берләштерәчәк.
Форумны булдыру инициаторы – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week цифрлы үсеш өлкәсендә нәтиҗәле һәм кирәкле мәйданчыкка әверелде. Форум ясалма интеллектны фәнгә, бизнеска, дәүләт идарәсенә һәм сәнәгатькә кертүгә ярдәм итә, төп тармакларның нәтиҗәлелеген һәм тотрыклылыгын арттыра.
Быел 10 тематик юнәлеш тәкъдим ителәчәк:
- Интеллектуаль транспорт системалары;
- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;
- Цифрлы индустрия 4.0;
- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
- Яңа чорның киберкуркынычсызлыгы;
- Финтех экосистемасы;
- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
- Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә дә, онлайн да катнашырга мөмкин.
Барлык мәгълүмат рәсми сайтта бар: https://kazandigitalweek.com/ru/site.
Исегезгә төшерәбез, форумда гадәттәгечә Экология министрлыгы катнаша. Узган ел цифрлаштыруның 10 төп юнәлеше буенча 100 программа чарасында 19 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 12,5 меңе – турыдан-туры һәм 5 меңнән артыгы – онлайн. Күргәзмәдә 215 оешма һәм компания катнашкан, 141 күргәзмә стенды тәкъдир ителгән.