Күзәтчелек кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары Кама елгасы акваториясен тикшерделәр.
Экологлар гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару һәм төпне тирәнәйтү эшләре алып барыла торган 45 лицензияле кишәрлекне тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча инспекторлар табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыкладылар, алар арасында: килештерелмәгән кишәрлекләрдә файдалы казылмалар чыгару, «ГЛОНАСС +112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тоташтыру булмау, шулай ук файдалы казылмалар чыгару буенча махсуслаштырылган техникага документлар булмау.
Хокук бозучыларга бер миллион сумга кадәр штраф яный. Барлык материаллар да чаралар күрү өчен Чаллы шәһәре буенча полициянең линия бүлегенә һәм Кама транспорт прокуратурасына тапшырылды.