Әгерҗе шәһәрендә элек табылган чүплек бетерелде. Хокук бозуны Әгерҗе районын мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары ачыкладылар. Калдыкларны урнаштыру мәйданы – 61 кв.м., чүплекнең күләме – 36 куб.м.
Әгерҗе районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде. Бүгенге көндә территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.