Экологлар Түбән Кама районының Болгар авылында һаваны тикшерделәр

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсеннән Түбән Кама районының Болгар авылы читендәге санкцияләнмәгән чүплектә яну турында хәбәр килде. Территорияне тикшерү һәм һаваның торышын бәяләү өчен урынга Кама аръягы идарәсе инспекторлары килде.

Чүплекнең мәйданы – 735 кв. метр. Экологлар атмосфера һавасы пробаларын кулдан сайлап алдылар. Хәзер пробалар тикшерелә. Хәзерге вакытта, инспекторлар сүзләренчә, ачык ут сүндерелгән.

Җир кишәрлегенең милекчесен билгеләү өчен инспекторлар Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә сорау җибәргәннәр. Шуннан соң милекчегә санкцияләнмәгән чүплекне бетерү турында кисәтү биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International