Әтнә районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар. Хокук бозу Олы Әтнә авылы янында ачыкланды. Чүпләнгән территориянең мәйданы 1500 кв. м тәшкил итә.
Бүгенгә Әтнә районы башкарма комитеты көче белән чүплек бетерелгән.