Экологлар Биектау районында рөхсәтсез чүплек таптылар

2025 елның 4 июле, җомга

Халык Биектау районында калдыкларны җыю турында мөрәҗәгать иткәннән соң, Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.

Экологлар «Щербаковка» ширкәтендә чүплек таптылар. Пычрану мәйданы 383 кв.м тәшкил итә.

Биектау районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм рөхсәтсез чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International