Лаеш районында экологлар тарафыннан рөхсәтсез чүплекләр ачыкланды

2025 елның 2 июле, чәршәмбе

Лаеш районында яшәүчеләрнең табигатьне саклау законнарын бозу турындагы мөрәҗәгатьләре буенча Үзәк идарә инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар.

Беренче чүплек Каип авылы янында табылды. Хокук бозу мәйданы 470 кв. м тәшкил итә.

Җирләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге категориягә кергәнлектән, материаллар чаралар күрү өчен Россельхознадзор идарәсенә җибәрелде.

Сатурн авыл җирлеге янындагы Никольский авыл җирлегендә икенче санкцияләнмәгән чүп-чар җыю урыны ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 30 кв.метр тәшкил итә.

Лаеш районы башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерүне турында кисәтү җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International