Районны мониторинглау кысаларында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Кәләй авыл җирлегендә калдыкларны җыю урынын ачыкладылар.
Пычрануның гомуми мәйданы 660 кв.м тәшкил итә, күләме – 1860 куб.м.
Әлмәт районы башкарма комитетына дәгъва юлланды.
Кабат урынга чыгу нәтиҗәләре буенча инспекторлар хокук бозуның тулысынча бетерелүен, территориянең тиешле экологик хәлгә китерелүен ачыкладылар.