Мамадыш районын һәм Чаллы шәһәрен мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар.
Беренче чүплек Мамадыш шәһәре янында ачыкланды. Кагыйдә бозу мәйданы 99 кв.м тәшкил итә.
Мамадыш районы башкарма комитеты адресына мәҗбүри таләпләрне бозмаска дигән кисәтү җибәрелде.
Инспекторлар «Халык контроле» системасындагы мөрәҗәгатьләрдән соң ике чүплек таптылар. Калдыкларны туплау урыны Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягы микрорайонында ачыкланды. Хокук бозуның гомуми мәйданы 141 кв. м тәшкил итә.
Чаллы шәһәре башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм чүплекләрне бетерү турында кисәтүләр җибәрелде.