Нурлат районына авиаочыш кысаларында Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар.
Беренче чүплек Урта Камышлы авылында Н.Плониш урамында урнашкан. Пычрануның гомуми мәйданы – 440 кв.м, күләме – 132 куб.м.
Җир кишәрлеге милекчесе адресына чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелде.
Рөхсәтсез чүп-чар җыюның икенче урыны Урта Камышлы авылында Вишневая урамында ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 250 кв.м тәшкил итә.
Җир кишәрлеге милекчесенә дә кисәтү җибәрелде.