Актаныш районын мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар. Киров авыл җирлегендә бетон блоклар чүплеге ачыкланды.
Хокук бозуның гомуми мәйданы – 16 163 кв.м., күләме – 8 000 куб.м.
«Пространство мәгълүматлары илкүләм системасы» геопорталы мәгълүматларына караганда, җир кишәрлекләре авыл хуҗалыгы билгеләнеше категориясенә керә.
Эш буенча материаллар, чаралар күрү өчен, Россельхознадзорга тапшырылды.