Олы Мишә мәктәбендә мәктәп яны лагере барышында кече сыйныф укучылары Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары белән очрашты. Җәйге каникулларның иң кызган вакытында экологлар Татарстан табигате – уникаль урыннар һәм табигать һәйкәлләре турында сөйләделәр.
"Табигатьне бел, ярат, сакла" чарасы теоретик өлешне генә түгел, ә практик өлешен дә үз эченә алды. Укучылар өчен викторина үткәрелде, анда алар экология һәм табигать турындагы биремнәрне хәл итүдә үз белемнәрен сынап карадылар.
Шулай ук Министрлык инспекторлары табигать ресурсларын сакларга һәм якларга ярдәм итүче һөнәрләр турында сөйләделәр.