Алабуга районы территориясен күчмә тикшерү вакытында хокук бозу очрагы ачыкланды. Поспеловка авыл җирлеге территориясендә Кама буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез агач калдыклары, төрү материаллары, автомобиль шиннары чүплеген ачыкладылар.
Калдыкларны урнаштыруның гомуми мәйданы – 42 кв.м, күләме – 23 куб.м.
Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә нигезендә әлеге җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керә. Бу категория җирләрне контрольдә тотуны һәм күзәтүне Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт гамәлгә ашыра. Хокук бозулар турындагы материаллар карау һәм чаралар күрү өчен хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде.