Идел аръягы идарәсе инспекторлары Тәтеш һәм Апас районнарына мониторинг үткәрделәр.
Олы Тархан авылында Карл Маркс урамында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю факты ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 210 кв. метр тәшкил итә.
Тәтеш районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта хокук бозу бетерелгән.
Танай-Турай авылында Совет урамында шулай ук чүплек табылды. Хокук бозу мәйданы 37 кв.м тәшкил итә иде.
Апас районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта хокук бозу шулай ук бетерелгән.