Азнакай районындагы рөхсәтсез чүплек экологлар кисәтүе буенча бетерелде

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары территорияләрне карау барышында санитар-экологик бозу очрагын ачыкладылар. Азнакай районының Актүбә торак пункты территориясендә 110 кв. м мәйданда калдыклар туплануы ачыкланды.

Шәһәр тибындагы поселокның башкарма комитеты адресына экологлар хокук бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү юлладылар. Кабат урынга чыгу барышында инспекторлар калдыкларның юкка чыгарылуын теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International