Түбән Кама районында тикшерү барышында хокук бозу очрагы ачыкланды. Җир асты байлыкларының җир кишәрлегендә лицензиясез ком чыгарылган.
Файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә, җир асты байлыкларына 7,5 млн.сум күләмендә исәпләнгән зыян китерелгән.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары хокук бозучыларга карата лицензиясез табышны туктатуга һәм зыянны ирекле рәвештә түләүгә дәгъва юлладылар.