17-19 сентябрьдә Татарстан Республикасы башкаласында ел саен үткәрелә торган "KAZAN DIGITAL WEEK - 2025" халыкара форумы узачак, ул икътисад, җәмгыять һәм дәүләт үсеше өчен актуаль булган 10 стратегик юнәлешне үз эченә алачак:
• Интеллектуаль транспорт системалары
• Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр
• Санлы индустрия 4.0
• Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы
• Финтех экосистемасы
• Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр
• Сәламәтлек саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр
• Мәгарифтә цифрлы технологияләр
• Мәдәнияттә цифрлы технологияләр
• Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.
Теркәлегез һәм киләчәкнең цифрлы диалогына кушылыгыз: https://kazandigitalweek.com/ru/site/.