Экологик контрольне гамәлгә ашырганда ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама шәһәре территориясендә хокук бозуны ачыкладылар. Красный Ключ бистәсе янындагы җир кишәрлегендә рөхсәтсез кирпеч ватыклары һәм төзелеш калдыклары чүплеге табылды. Калдыкларны урнаштыруның гомуми мәйданы 130 кв.м тәшкил итә.
Калдыкларны туфракка ташлаганда әйләнә-тирә мохиткә 109 053 сумлык зыян китерелгәнлеге исәпләп чыгарылды. Экологлар җир кишәрлеге милекчесе адресына хокук бозуны бетерү һәм зыянны ирекле рәвештә каплау кирәклеге турында дәгъва юлладылар.