19 июньдә судан һәм җир асты байлыкларыннан файдаланучылар өчен семинар узачак

2025 елның 17 июне, сишәмбе

Экология министрлыгы барлык теләге булганнарны «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре үткәрәчәк семинарда катнашырга чакыра. Чара судан һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә мәгълүматлылыкны арттыруга юнәлдерелгән.

Семинар 19 июньдә 13:00 сәгатьтә Экология министрлыгының Төньяк идарәсе бинасында Арча шәһәре, Интернациональная урамы, 41 адресы буенча уза.

Семинар кысаларында судан файдалану шартнамәләрен, җир асты суларын чыгаруга лицензияләрне рәсмиләштерү, шулай ук лицензияләү өчен документлар пакетларын әзерләгәндә муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International