Бүген Экология министрлыгы һәм «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләрен Экологлар көне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышланган тантаналы бүләкләү булды.
Намуслы хезмәт һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләрен хәл итүгә керткән зур өлеш өчен мәгълүмати геологик ресурслар һәм геологик мохит мониторингы бүлегенең әйдәп баручы белгече Юлия Калганова һәм экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлегенең баш белгече Алия Сабирҗанова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнделәр.
«ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең геологик өйрәнү, картография һәм маркшейдер эшләре бүлеге башлыгы Евгения Яшина геология тармагында күпьеллык намуслы хезмәт, югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен Россия Табигать министрлыгының «Җир асты байлыкларын разведкалау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Табигатьне саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәт, хезмәт вазыйфаларын башкарганда югары һөнәри осталык өчен дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәүче белгече Алия Нигъмәтҗанова һәм җыелма-аналитика бүлегенең әйдәүче белгече Айрат Низамов Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм Экология министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәт, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә һәм ТР экологик иминлеген тәэмин итүгә керткән шәхси өлеш өчен экологик күзәтчелек бүлеге башлыгы Кристина Бородулина Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Рәхмәте белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәт, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә һәм ТРның экологик иминлеген тәэмин итүгә керткән зур шәхси өлеш керткән өчен экологик күзәтчелекне тәэмин итү үзәк бүлеге башлыгы урынбасары Лилия Буракова «Татарстан Республикасының табигатьне саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнде.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәт һәм хезмәт эшчәнлегендә югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мактау грамотасы белән түбәндәгеләр бүләкләнделәр: Үзәк идарә башлыгы урынбасары Руслан Аллаһвердеев, Үзәк идарәнең 2 разрядлы өлкән белгече Лилия Бурина, мәгълүмат системалары бүлеге белгече Радик Волков, Кама буе идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Лилия Мирсәетова.
Намуслы хезмәт, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә һәм экологик иминлекне тәэмин итүгә керткән өлеш өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Үзәк идарәнең 3 разрядлы өлкән белгече Эмилия Зиннурова, Кама аръягы идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Пахомова, «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУнең матди-техник тәэмин итү бүлеге шоферы Радик Җиһаншин.
Хезмәттәшләребезне лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!