Моңа кадәр районны мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез 5 чүплек тапкан иде:
Алексеево бистәсендә чүп-чар Мичурин һәм Набережная урамнарында урнашкан. Чүплекләрнең гомуми мәйданы 40 кв.м тәшкил итә.
Шулай ук Яңа Спас авылында төзелеш калдыклары һәм бетон әйберләр чүплеге табылды. Чүплекнең мәйданы 200 кв.м тәшкил итә.
Калдыкларны туплауның тагын бер урыны Олы Тигәнәле авылында булды. Чүплек мәйданы – 50 кв.м.
Экологлар тарафыннан торак пунктларның башкарма комитетларына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр җибәрелде. Кабат тикшерү барышында инспекторлар барлык чүплекләрнең юкка чыгарылуын, ә территорияләрнең тиешле санитар-экологик хәлгә китерелүен теркәделәр.