Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Чирмешән һәм Бөгелмә районнары территорияләрен карадылар. Урыннарга чыгу барышында рөхсәтсез чүплекләр ачыкланды. Туймәт авыл җирлегендә төзелеш һәм агач калдыклары җыелган. Чүплекнең гомуми мәйданы – 90 куб.м, күләме – 450 кв.м. Кече Бөгелмә авыл җирлегендә халык мөрәҗәгате буенча автомобиль шиннары, пыяла һәм пластмасса калдыклары чүплеге ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы – 90 кв.м, күләме – 13 куб.м. Чирмешән һәм Бөгелмә районнары башкарма комитетларына хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр җибәрелде.