ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоиспекциясе белән берлектә, «Чиста һава» операциясенең беренче атнасын үткәрде.
Хезмәткәрләр даими рәвештә чыгарылган газларның билгеләнгән нормативларын үтәүне тикшереп тору һәм автотранспорт чараларының эшкәртелгән газларында пычраткыч матдәләрнең артып китүен ачыклау чараларын үткәрәләр.
Бензин, дизель һәм газ моторлы автомашиналар тикшерелә.
1 июньнән экологлар һәм дәүләт автоинспекторлары тарафыннан 194 автотранспорт чарасы тикшерелде, шулардан 174 – җиңел автомобиль, 16 – йөк машинасы, 4 – автобус. Тикшерү нәтиҗәләре буенча артыклык очраклары ачыкланмады.
Исегезгә төшерәбез, республикада «Чиста һава» операциясе 1 июньдә башланып китте һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2025 елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.