Иң яхшылар: иртәгә "Экояз 2025" республика конкурсында җиңүчеләрнең исемнәрен беләчәкбез

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

10 июньдә Елмай паркында "Экояз 2025" җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. 

Чара экологик бәйрәм форматында узачак: кунакларны күңел ачу программасы, мастер-класслар һәм тантаналы бүләкләү көтә.

Иң яхшы муниципаль берәмлекләр инде үз бүләкләрен алдылар, сишәмбе көнне «Экогаилә», «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экокоманда» һәм «Экопартнерлар» номинацияләрендә лидерларны атап үтәрбез.

10 июньдә 11:30 да Елмай паркында очрашабыз. Бергә күңелле вакыт үткәрербез һәм җиңүчеләрне котларбыз!

Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика акциясе 2016 елдан башлап санитар-экологик икеайлык кысаларында ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр уза. Быел «Экояз» тематик марафон форматында узды. Конкурска рекордлы санда гаризалар килде  1089. Конкурсның максаты – халыкның барлык катламнарын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән иң актив катнашучыларны бүләкләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International