Элегрәк ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре территорияләрен карап, анда хокук бозуны ачыкладылар. «Время» ДМ территориясендә 99 кв.м мәйданлы рөхсәтсез чүплек ачыкланды, күләме 128 куб.м тәшкил итә.
Әлмәт районы башкарма комитетына калдыклар чүплеген бетерү турында кисәтү җибәрелде. Ачыкланган хокук бозулар законда билгеләнгән вакытта бетерелде.