Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә Тирән күлдә Экологлар көненә һәм Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышланган экологик акция узды.
Күл төбен чистарту А.А. Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды катнашында башкарылды.
Нәтиҗәдә акция 100 гә якын катнашучыны, шул исәптән юннатлар хәрәкәте активистларын берләштерде. Волонтерлар 47 капчык чүп җыеп, су объектының яр буе территориясен тәртипкә китерделәр.