Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгында традицион татар Сабантуе программасы патриотик рухка бай булды. Бәйрәмдә сугыштан соңгы Нурлат тормышы һәм көнкүреше тәкъдим ителде.
Тантанада ТР экология министры Александр Шадриков, Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Мәгъзүм Сәлахов һәм Шамил Яһудин катнашты.
Экология министры Александр Шадриков Сабантуй уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң бүләкләү тантанасы узды. Нурлат халкына һәм махсус хәрби операция сугышчыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.