Арча районында рөхсәтсез чүплекләр бетерелде

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Элегрәк экологик икеайлык барышында Төньяк идарә инспекторлары Арча районы территориясендә табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыклаган иде.

Кәче авыл җирлегендә 18 кв.м мәйданлы рөхсәтсез чүплек ачыкланды. Җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карый, шуңа күрә ачыкланган хокук бозу буенча материаллар Россельхознадзорга тапшырылды, ул әлеге җирләрне контрольдә тота. 

Иске Чүриле авыл җирлегендә шулай ук 24 кв.м мәйданда рөхсәтсез чүп-чар ташлау факты ачыкланды.

Сеҗе авыл җирлеге территориясендә экологлар тагын бер чүплеккә тап булдылар. Калдыклар 25 кв.м. мәйданда, 10 куб.м. күләмендә урнаштырылган.

Арча районы территориясенә кабат бару барышында Экология министрлыгы инспекторлары ачыкланган барлык хокук бозуларның вакытында, шулай ук чүплекләрнең бетерелүен ачыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International