Бүген «Эфир»да «Ирекле агым»

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген, 4 июньдә, 19:45 һәм 22:45 сәгатьтә «Эфир» телеканалында «Чистый Татарстан» программасының яңа чыгарылышын карамый калдырмагыз!

Экспертлар Экология министрлыгының Казансу елгасын коткаруга юнәлдерелгән «Ирекле агым» мөһим экологик проекты турында сөйләячәкләр.

Программа кунаклары:
Дмитрий Августович Шиллер – Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге җитәкчесе
Сергей Игоревич Аменицкий – эколог-гидролог

Сез агач өемнәренең елга экосистемасы өчен ни өчен куркыныч булуын, «Ирекле агым» проектының Казансуның табигый агымын торгызырга ничек ярдәм итүе һәм проектны гамәлгә ашыруның ике ел эчендә нинди нәтиҗәләргә ирештерүе турында белерсез.

Исегезгә төшерәбез, проект Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International