9-11 сентябрьдә Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында ЭкваТэк һәм ВэйстТэк күргәзмәләре узачак.
ЭкваТэк – су әзерләү, ташландык суларны агызу, инженерлык системалары һәм насос җайланмалары өлкәсендә инновацияләрне күрсәтү өчен Россиядә иң эре мәйданчык, шулай ук профильле министрлыклар вәкилләре, водоканаллар, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм алдынгы технологияләр һәм хезмәтләр җитештерүчеләрне күрештерү урыны да.
ВэйстТэк калдыклар белән эш итүнең киң спектрына, йомык цикллы икътисадны үстерүгә, ККК, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы калдыклары белән эш итүнең тотрыклы системасын булдыруга багышланган.
Проектларда катнашу – ул уникаль мөмкинлек:
· Россия һәм чит ил компанияләренең экологик куркынычларны киметүгә һәм инфраструктураның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән 600 дән артык технологик чишелешләре белән танышу;
· федераль хакимият органнары, корпорацияләр һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен җайланмалар эшләүчеләр белән сөйләшүләр үткәрү;
· алдынгы тармак мәйданчыкларында уңышлы практикалар күрсәтү аша регионның инвестицион потенциалын яхшырту.
Предприятиеләр өчен күргәзмәдә стенд белән катнашу мөмкинлеге бар.
Чаралар турында тулырак мәгълүмат һәм катнашу өчен теркәлү: https://waste-tech.ru/.
Күргәзмәләр Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Дәүләт Думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты, «Илкүләм приоритетлар» АКО, «Россия Экология операторы» ППК, алдынгы тармак ассоциацияләре ярдәмендә уза.