Бүген Экология министрлыгы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы уза.
Утырышка кадәр депутатларга Министрлык станцияләре һәм күчмә экология лабораторияләре эшен күрсәттеләр.
Исегезгә төшерәбез, атмосфера һавасының торышын күзәтү буенча Министрлык тарафыннан 2007 елда төзелгән территориаль система хәзерге вакытта 17 стационар станцияне һәм 6 күчмә лабораторияне үз эченә ала. Республикада атмосфера һавасына мониторинг 122 ноктада 36 пычраткыч матдә буенча үткәрелә. Ел саен 4 миллионнан артык үлчәү үткәрелә.