Ел башыннан экологлар тарафыннан 1700гә якын мөрәҗәгать хәл ителде

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 2326 мөрәҗәгатьнең 1691ен карадылар һәм хәл иттеләр инде.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 947 хәбәр килгән, 854 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 482 мөрәҗәгать теркәлгән һәм 43 - «ПОС» кире элемтә платформасында.

Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1325 хәбәр (шуларның 854е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 298 тапкыр, суның сыйфатына 259 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 444 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Исегезгә төшерәбез, мөрәҗәгатьләрне Татарстан Экология министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсендә калдырырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки "Халык контроле" системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International