Финиш турысы! Экология министрлыгы «Экояз 2025» йомгаклау атнасының башлануы турында игълан итә

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсының экологик марафонының соңгы атнасы башланды.

7 атна эчендә конкурска татарстанлылардан 1048 гариза килде. Иң актив катнашучылар - балалар бакчалары, алардан 401 гариза, мәктәпләрдән - 372. Шулай ук «Экогаилә» номинациясендә - 109, «Экоберләшмә» номинациясендә - 95 һәм 71  гариза «Экоярдәмчеләр»дән килгән.

Экологик марафонның йомгаклау атнасы сулыкларны һәм яр буе зоналарын чистартуга багышланган. Бу җиде көндә без барлык катнашучыларга елга, күл һәм буа ярларын җыештыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез.

Сигезенче атнада катнашу өчен биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә пост куярга һәм 25 майга кадәр Eco.pros@tatar.ru почтасына сылтамалар белән хисап җибәрергә кирәк.

Конкурсның нечкәлекләре белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International