Түбән Кама районы территориясен Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә тикшерү барышында Министрлыкның Кама аръягы идарәсе инспекторлары калдыкларны туплау урынын таптылар. Гаять зур чүплек тимер-бетон әйберләр һәм кирпеч, полиэтилен, синтетик каучук җитештерү калдыкларыннан тора. Гомуми мәйданы – 15 414 кв.м, калдыклар күләме – 3 083 куб.м.
Түбән Кама районы башкарма комитетына карата мәҗбүри таләпләрне бозмау һәм чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү ясалды.