Ык буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез оештырылган өч чүплек таптылар

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Санитар икеайлык кысаларында экологлар санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауны дәвам итә. Мониторинг вакытында хокук бозулар Азнакай шәһәрендә һәм Ютазы районында ачыкланды.

80 кв.м. мәйданлы беренче чүплек Азнакайның 8 март урамында ачыкланды. Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү бирелде.

Экологлар икенче бозуны Ютазы районының Салкыш-Чишмә авылы янында ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы 850 кв. метр тәшкил итә. Кәрәкәшле авыл җирлеге башкарма комитетына кисәтү җибәрелде.

Иске Урыссу авылы янында өченче рөхсәтсез чүп-чар җыю урыны ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы – 450 кв.м. Кишәрлек авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә кергәнлектән, материаллар Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International