Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы кысаларында «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе, яки эре мегаполислар халкы өчен яшәү тирәлеге иминлеген ничек тәэмин итәргә» сессиясе узды, анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Казанның экологик үсеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Үз чыгышында министр Татарстанның тотрыклы үсеш дәрәҗәсе һәм эшчәнлеккә ESG-критерийларның интеграциясе буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияләрен ассызыклады. 2023 ел нәтиҗәләре буенча республика МДУ белән берлектә Илкүләм рейтинг агентлыгы тарафыннан төзелгән РФ субъектлары ESG-рэнкингында икенче урынны, шулай ук «Экофон» фондының ESG-рейтингында икенче урынны алды. 2024 елда Татарстан шулай ук Тотрыклы үсеш максатларына ирешү ренкингында да икенче урында тора. 2024 елда Ренкингка 130 күрсәткеч кертелгән иде.
«2019 елдан без «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өстендә актив эшләдек, ә быелдан «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында эшлибез. 7 ел эчендә Казан территориясендә 17,6 млрд сумлык табигатьне саклау чаралары гамәлгә ашырылды», - дип билгеләп үтте Александр Шадриков.
Докладта республика башкаласында гамәлгә ашырылган эре экологик проектларга аерым игътибар бирелде. Алар арасында:
Экология министры экология күрсәткечләренең уңай динамикасын билгеләп үтте: «2018 елдан башлап, Казан шәһәренең тулаем төбәк продукты чагыштырма бәяләрдә 1,6 тапкырга тотрыклы үсеш кичергәндә, атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның 27,1 мең тоннага яисә 26,6% ка кимүе күзәтелә. Шулай ук табигый өске су объектларына су агызуның гомуми күләме 10,7 млн.куб.м яки 6,1% ка кимүе күзәтелә. Тулаем Татарстан буенча сөйләсәк, соңгы 30 елда, республиканың тулаем төбәк продукты 3,1 мәртәбә арткан очракта, атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруның 143,8 мең тоннага яисә 25,6% ка кимүе күзәтелә. Шулай ук табигый өске су объектларына су агызуның гомуми күләме 414,6 млн.куб.м яки 67,9% ка кимүе күзәтелә».
Министрлык эшенең мөһим юнәлеше булып әйләнә-тирә мохитне мониторинглау тора. Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның биш автоматик станциясе һәм ике күчмә экологик лаборатория эшли. Ел дәвамында 29 пычраткыч матдә буенча 1,3 миллионнан артык үлчәү үткәрелә. Моннан тыш, 17 пычраткыч матдә буенча 15 мониторинг пунктында җир өсте суларының гидрохимик торышына күзәтү алып барыла.
Экология тармагын цифрлаштыру мөһим казаныш булды. 2024 елдан башлап реаль вакыт режимында һәр кеше бөтен республика буенча атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автомат станциясеннән үлчәү нәтиҗәләрен күрә ала.
Сүзен йомгаклап, министр перспектив проектлар, «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 2028 елга планлаштырылган 27 км озынлыктагы Нокса елгасы үзәнен чистарту эшләре, шулай ук экологик агарту программалары, шул исәптән Юннат хәрәкәтен торгызу һәм «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәтен үстерү турында сөйләде, анда 10 ел эчендә 10,5 меңнән артык татарстанлы кергән.
«Казан тәҗрибәсе шуны исбатлый: эзлекле экологик сәясәт, экологик мониторингны цифрлаштыру һәм халыкны экологик мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү – заманча мегаполисларның тотрыклы үсешенең төп факторлары»,- дип нәтиҗә ясады Александр Шадриков.