Ык буе идарәсе инспекторлары санитар икеайлык кысаларында Ютазы районының Бәйрәкә авылы янында көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар.
Чүплекнең гомуми мәйданы – 12 880 кв.м, күләме – 644 куб.м.
Ютазы районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелде.