Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2048 мөрәҗәгать килгән, шуларның 1248е инде хәл ителгән.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 821 хәбәр килгән, 747 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 440 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 40 мөрәҗәгать теркәлгән.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1155 хәбәр (шуларның 747се «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 281 тапкыр, суның сыйфатына 218 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 394 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, мөрәҗәгатьләрне Татарстан Экология министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсендә: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov калдырырга мөмкин