Үзгәрешләр вакыты! «Экояз»ның алтынчы атнасын каршылыйбыз!

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсына 950дән артык гариза килгән. Катнашучылар җимлекләр ясарга, өмәләргә чыгарга, агачлар утыртырга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә өлгерделәр.  

Конкурсның киләсе этабы чишмәләрне һәм аларга якын территорияләрне төзекләндерүгә багышлана.

Алтынчы атнада катнашу өчен биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә пост куярга һәм 11 майга кадәр Eco.pros@tatar.ru почтасына сылтамалар белән хисап җибәрергә кирәк.

Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Һәр башкарылган биремгә өстәмә балл биреләчәк. Мәсәлән, бу җиде көндә катнашучылар дан аллеяларында һәм башка истәлекле урыннарда җыештыру эшләрен оештыра алалар.

Конкурсның нечкәлекләре белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International