Казанның 19 нчы гимназиясендә бу көннәрдә 17 нче «Фән көннәре» фестивале уза. Быел чарага Казаннан һәм Чаллыдан фәнни тикшеренүләр белән мавыгучы 200дән артык укучы җыелды. Катнашучылар белән ТР Экология министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин аралашты.
Фестиваль яшь галимнәрнең күренекле казанышларын күрсәтте. Күргәзмәнең финал өлешендә иң яхшы 52 проект тәкъдим ителде. Алар арасында табигатьне саклау буенча кызыклы эшләр дә бар: биологик таркала торган төргәкләр җитештерү, «акыллы теплицалар», табигатькә сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән экология буенча белем бирү программалары һәм башкалар.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиңүче үз идеясен тормышка ашыру һәм ICL компаниясе офисына экскурсия өчен 50 мең сум алачак.