ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай нәниләре өчен экодәресләр үткәрде

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Азнакайдагы «Кояшкай» балалар бакчасында балалар «чүп» иле буйлап сәяхәт-квестка киттеләр. Замаршка принцесса белән бергә балалар төрле биремнәрне үтәделәр: урманны чүп-чардан чистартып, хайваннарны коткардылар, табигать серләрен чиштеләр. Дәрес барышында инспекторлар балаларны урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, бу аларга барлык биремнәрне дә дөрес башкарырга ярдәм итте.

Азнакайның «Родничок» һәм «Золотая рыбка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен экологик квиз үткәрелде. Ул да танып-белү сәяхәте рәвешендә һава, су, җир, ут станцияләре буйлап уза. Һәр ноктада балаларны экология һәм табигый процесслар белән бәйле биремнәр көтә иде. Шигырьләр, җырлар, тере һәм тере булмаган табигать турындагы табышмаклар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ут белән эш итү кагыйдәләре – болар барысы да балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау белән танышырга мөмкинлек бирде. Мондый чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларын хуплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International