Экватор үтелде! Безнең «Экояз»ның бишенче атнасына кушылыгыз!

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» конкурсының бишенче атнасы старт алды. Ярты юл артта калды, ә катнашучылар күп кенә игелекле һәм файдалы эшләр башкардылар: җимлекләр ясадылар, макулатура җыйдылар һәм агачлар утырттылар.

Алда бишенче – «Тынычлык, хезмәт, май» атнасы. Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган бу җиде көндә без йортлар һәм ишегаллары тирәсендәге территорияләрне төзекләндерү белән шөгыльләнергә тәкъдим итәбез.

Бишенче атнада катнашу өчен биремне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битеңә пост куярга һәм 4 майга кадәр Eco.pros@tatar.ru почтасына сылтамалар белән хисап җибәрергә кирәк.

Мәкаләләрдә башкарылган бирем турында тулырак мәгълүмат булырга тиеш: катнашучылар саны, чараның тасвирламасы һәм нәтиҗәләре.

Конкурсның нечкәлекләре белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm

Кушылыгыз! Алда әле туган республикабыз табигате турында кайгырту мөмкинлекләре күп булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International