«Экояз» экологик конкурсының дүртенче атнасы йомгаклары

2025 елның 26 апреле, шимбә

Экологик икеайлыкның яртысы диярлек артта кала, татарстанлылар «Экояз» экологик конкурсына һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән өмәләргә актив кушылуларын дәвам итәләр.

Территорияләрне җыештыруга багышланган конкурсның дүртенче атнасы ахырына гаризалар саны 901гә җитте! Алар арасында:
Экокоманда (мәктәпләр) – 343 заявка;
Экокоманда (балалар бакчалары) – 310 гариза;
Экогаиләләр – 98 гариза;
Экоберләшмәләр – 85 гариза;
Экоярдәмче – 65 гариза. 

Дүртенче атна йомгаклары буенча даими рәвештә экологик чаралар үткәрүче һәм территорияләрне тәртипкә китерүгә игътибар бирүче иң актив районнар булып Менделеевск, Түбән Кама, Саба, Арча һәм Чаллы шәһәрләре санала.

ТР Экология министрлыгы халыкны райондагы табигатьне саклау чараларына актив кушылырга һәм пространстволарны төзекләндерүдә катнашырга чакыра. Исегезгә төшерәбез, 2025 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, шуңа күрә мөһим бәйрәм алдыннан шәһәрләребез урамнарында чисталык һәм тәртип турында кайгырту бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International