Диңгез тирәнлекләренә сәяхәт һәм планета турында кайгырту

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Казанның Идел буе районындагы 274 нче балалар бакчасында мавыктыргыч экодәрес узды. Аны сабыйлар өчен Экология министрлыгы инспекторлары оештырды. Балалар онытылмаслык сәяхәткә – су асты дөньясына киттеләр!

Инспекторлар балалар өчен диңгез тирәнлекләренә мавыктыргыч виртуаль сәяхәт оештырдылар. Балалар океанда яшәүче тереклек ияләрнең төрлелеге белән танышты, аларның тормышы һәм яшәү тирәлеге турында кызыклы фактлар белделәр. Бу сәяхәт нәниләрнең күңелен генә түгел, ә аларда әйләнә-тирә дөньяга һәм аның нәфис экосистемасына кызыксынуын да уятты.

Дәреснең мөһим өлеше "Планетаны сакла" темасына әңгәмә булды. Балалар табигатьне саклауга үз өлешләрен ничек кертә алулары, уңайлы әйләнә-тирә мохитне саклауга нинди гамәлләр ярдәм итә алуы турында фикер алыштылар. Бу яшьтән үк экологик аңны формалаштыруда мөһим адым.

Актив катнашулары өчен рәхмәт йөзеннән һәр балага Экология министрлыгы тарафыннан матур буяу китаплары бүләк ителде, ул балаларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген искә төшерәчәк.

Балалар бакчасында экодәрес «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм кысаларында үсеп килүче буынны экологик агарту буенча нәтиҗәле эшнең ачык мисалы булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International